Тэтимол 2015

ИС II, диал. (ЗДС: 264) йыс «запах; угар» ~ башк. еç (йеç), кар., к.-калп. ийис, каз. иәс, кырг. ис «ис газы» бор. ийэ «ис» сүзеннән – ийэси формасыннан, ягъни кабаттаркалу юлыннан килеп чыккан: йий-си «исе» дигәнне кыпчаклар ийис-и дип аңлый башлаганнар һәм моңарчы булмаган нигез ийис пәйда булган, к. аз. и, госм. ий, ик «ис, хушбуй», ийилә- «ис чыгару, ис килү» (Радлов I: 1407, 1413–1415), чаг. тат. сөйл. исе-косы < ийй-си-куңу-сы «әз генә (начар) исе» (чаг. Кос- ). Бу ийэне ий- «җибәрү» (к. Ий-ү ) белән дә чагыштыралар.

Дерив.: исле, иссез; ислән-ү (ашамлыклар тур.); иң кызыклылары себ. (ЗДС: 364) йысла-у «иснәү», йыслы «исле»; йысы-у, йысык-у «ислән-ү»; йыслық «борын тишеге». Бу сүзләрнең аналоглары юк бугай. Ихтимал, алар фин-угор (себ. татарлары составына кергән халыклар) телендә булган модельләр буенча ясалганнардыр.

Коми ис, нен. йас «ис, начар ис» төрки телләрдән кергән дип була, әмма мөстәкыйль фин-угор сүзе дә булырга мөмкин. Чув. йăс – көйрәүгә тәкълит (йăс-пăс «ис-пос») тә ис сүзе белән бәйле булса кирәк (чаг. Пос ).



Предыдущая статья            Следующая статья