Тэтимол 2015

ИРШЕ диал. (без теркәдек. – Р.Ә.) «некрасивый (о ребёнке)» ~ кр.-тат. (Dobr. II: 32) erşi «сәер чиркен», каз. ерсi id. << бор. төрки (ДТС: 181, 212) irši «явызларча көнләшү», iršı-qaršı «көнчелек һәм каршылык» < санск. irşya «көнчелек».

Ирши сүзе күп кенә төрки һ.б. телләрдә очрый. Бәлки тат. иреш-ү «көнләшеп бәхәсләшү» < иршеш-ү дәндер (ягъни ирши исем сүзеннән ирши- «ямьсез көнләшү» сүзе ясалгандыр).



Предыдущая статья            Следующая статья