Тэтимол 2015

ИР-Ү иск. «быть, являться» < гом. төрки ер-, эр- (ЭСТЯ I: 218–220 буенча, э-р, ә-р-) «булу»; бу сүз хәз. төрки телләрнең берсендә дә тулы парадигмага ия түгел, әмма парадигмасының кайбер буыннары аерым сүз-ярдәмлек буларак аеруча активлашып киткәннәр; бу хәл бор. төрки (руник) әд. телендә үк күзәтелә, к. бор. төрки ermiš > тат. кит. ирмеш «булган» > имеш ; erkän > иркән > икән ; erdi > ирде > иде ; ersä > ирсә > исә (кисәкчә), ermäs > ирмәс > тат. диал. имәс, иске тат. (XVIII г.) икәч < иркәч. Бу лексикалашкан сүзшәкелләр бик борынгыдан килгәнлеген чув. мар < *мәр < *әмәр < *эр-мәр «түгел» сүзе күрсәтә (димәк, бор. телдә үк мондый ярдәмлек сүз булган). Икән, икәч сүзләрендәге -к- (-г- түгел!) да борынгылык галәмәте (икән < иркән).

Ир- < эр- фигыле гом. төрки характердагы эр-, әр- «җитү, җитешү, өлгерү» сүзе белән (к. Иреш-ү ) бердәй булса кирәк, к. төр. ermek (er-) «җитә алу (мәс., кул җитү); булдыру, табу; ирешү; балигъ булу һ.б.» (TTS I: 339). Шунлыктан, ир- сүзе ир (к.) сүзенең фигыль коррелянты дип тә уйлыйлар. К. Иде, Икән, Имеш, Ит-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья