Тэтимол 2015

ИРТЕШ, диал. Әртиш, (Будагов I: 186) Ирдиш «Иртыш (река в Сибири)», бор. төрки (ДТС: 182) Ertiš id.; иске үзб. (Боровков 1961: 40) Артыш – Г. Нәваи буенча, «гомумән зур елга; рус, йөмуд (төрекмән) һәм калмык (җунгар?) илләре арасындагы елга». Г. Нәваи, күрәсең, географияне начар белгән – аның заманында руслар Иртештән әле ерак булганнар; яисә аның *Әртиш ~ Артыш дигәне – Идел (Волга). Һәм Артыш язылышы да бик шикле.

Гомумән Иртеш, Ирдеш һәм Идел < Ирдел сүзләренең бердәй нигездән килүе бик ихтимал, к. Идел. Гарипова 1998: 214–268.



Предыдущая статья            Следующая статья