Тэтимол 2015

ИРТӘК диал., фольк. «предание; сказка» ~ нуг., каз., к.-калп. ертек [эртэк], уйг. әртәк, үзб. эртак id. < тат. диал. (Арсланов 1988: 59, 60, 62) эртәңки «иртән (ягъни күптән) булган (вакыйгалар)» > калм. (Ramstedt 1935: 127) erteki ~ нуг. диал., алт. диал. эртэги id., к. ш. ук монг. эрт «элек», алт. диал. (Баскаков 1972) эртэк «момент». К. ш. ук себ. (Тумашева: 37) әрдәги «күптәнге».

Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 304–305) бу сүзне гом. төрки (~ себ. тат.) эрт-, ирт- > чув. ирт- «үтеп китү» фигыленнән ди. Ләкин нуг., к.-балк. һәм добр. тат. телендә әкиятләрнең эртде-эртде «борын-борын заманда» дип башлануында эрт – исем («күптән үткән замана» мәгъ.). К. Иртән, Ирт-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья