Тэтимол 2015

ИРТӘ «утро; рано» < гом. төрки эртэ, як. эрдэ, монг. эртэ(н) id., хак. ирте, уйг. әртә «иртә, иртәгә», үзб. эрта id. һ.б. ← чув. ир, мар. ир, эр, төркм., үзб. диал. (ЎХШЛ: 96) ээр, госм., чыгт. (Будагов I: 184–185) эр, ир (гарәпчә язылышта бирелгән), йир «иртә, иртәнге чак» (к. ЭСТЯ I: 396–371). Чув. сүзе, ихтимал, бор. тат. теленнәндер (ә ~ э > и), тат. телендә бу сүз ир «хатынының ире» сүзе белән омоним булганлыктан төшереп калдырылган.

Иртә < эрта сүзен ир ~ эр сүзенең урын-вакыт килеше (эр-тä) формасы түгеллеге тур. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 301–304) бик нигезле рәвештә сөйли һәм эртä сүзенең ясалышы тур. төрле фаразлар китерә. К. к.-балк. эртдэ-, эртде «иртә; элек», «борын-борын заманда».

Ир < эр сүзенә килгәндә, аны Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 396–371) чув., гом. кыпч., алт., хак. ирт-, эрт- «үтү, китү, (вакыт) үтү» сүзе белән багламакчы. Ш. ук вакытта ул бор. төрки (ДТС: 175, 211) er, ir «тауның кояш төшкән ягы; кояш» сүзе белән дә чагыштыра. К. ш. ук һинд-евр. (Pokorny: 12) aier «көн, иртә» (шуннан ним. eher «элегрәк, иртәрәк, тәүдәрәк»). К. ш. ук Räsänen 1969: 46; Федотов I: 169–170; Ахметьянов 1989: 18; Жубанов, Ибатов: 327–328 (авторлар иртән < иртаң < ир таң «иртә-таң» парлы сүзеннән димәкчеләр).

Дерив.: иртәле (иртәле-кичле); иртәлә-ү (бу сүз МКда ук теркәлгән). К. Иртәгә, Иртән.



Предыдущая статья            Следующая статья