Тэтимол 2015

ИРЕН, диал. (ЗДС: 190, 248) җирен, йерен, йирне «губа», cеб. (Радлов I: 766; Тумашева 1992: 38) äрiн, әрин < бор. төрки erin id. (ДТС: 178) ~ куман., алт., чыгт., госм. äрiн «ирен; аскы ирен; ирнәү» (Радлов I: 766), үзб. ирин id.; кайбер телләрдә хәтта «танау, урт» һ.б. Икенче яктан, күп телләрдә «ирен» мәгъ. бүтән сүзләр кулланыла (чув. тута < *түтәг > төр. dudak; үзб. лаб һ.б.). к. ш. ук бор. монг. erün «ияк» (к. Поппе 1938: 165).

Ирен- ясалышы буенча борын, буын, карын, куен, муен кебек сүзләр моделендә һәм бор. э‾р < *эгэр (эк «кырый, чик») «күтәрелеп, калкып торган кырый, тигезлекне чикләгән тау сыртларын» белдергән сүздән, к. тув. эрик «яр, кырый», эрин «киңлек»; алт. диал. ээрин, эрин «ирен», ләкин эрди «ирене» >> уйг. ирт «ирен». К. Ирнәү. К. ЭСТЯ I: 292–293.

Дерив.: иренле, иренсез; иренләш-ү (неол.).



Предыдущая статья            Следующая статья