Тэтимол 2015

ИРЕМ (Урал, себ., к. ЗДС:215) «углубление на дне реки (на месте крутого поворота)», «клок шерсти или хлопка для прядения» – дөресе ийерем булса кирәк > рус. (Аникин: 226) ирым, ярым «елга бөгелешендәге тоба» ~ кырг., алт. ирим «елганың тирән төше», тоф. ээрим, төр. egrim «агым өермәсе», чыгт. (Радлов I: 705) эгрим, бор. төрки (ДТС: 166) egrim «тоба, су җыелган төш» ← egir- «әйләндерү, урау, бөтерү, өерү; эрләү»; чаг. ш. ук тат. диал. җегер-ү, йегер-ү, ийер-ү «эрләү, бөтерү», шуннан ирем < ийерем (ЗДС: 215) «кабага бер бәйләрлек йон» һ.б. К. Иер-ү, Эрлә-ү.

Идел-Урал регионында Ирим, Ирем дигән елга, төбәк исемнәре бар.



Предыдущая статья            Следующая статья