Тэтимол 2015

ИРЕК «воля, свобода» > чув. ирĕк, мар. эрык, удм. эрик, эрък (к. ш. ук элъксър < мар. элыксыр «ирексез», к. Насибуллин: 150) < гом. кыпч., алт., чыгт., уйг. эрик, башк. диал. ирк, уйг., үзб. эрк, әрк < бор. төрки (ДТС: 179) erk «көч, куәт, мөмкинлек, ирек» ~ бор. монг. erke «ирек; хак, хокук», к. Радлов I: 762; ЭСТЯ I: 295–296; Рорре 1955: 87; Федотов I: 170–171.

Гомуми закончалык буенча, монг. erke > эркэ, эрхэ «ирек» борынгырак һәм ул чагында ирек << эркэ ир < эр (к. Ир- «хәрби демократия заманында тулы хокуклы сугышчы») сүзеннән. Һәм тат. диал., башк. иркәй «ир кеше, хатын ире» иң бор. форманы чагылдыруы ихтимал. К. Иркә, Иркен.

Дерив.: ирекле, ирексез; иреклек һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья