Тэтимол 2015

ИРДӘМ «мужественный», диал. (Будагов I: 184) «мужественность; мужской пол» ~ уйг. әрдәм, әдрәм, кырг. эрдем, төр. ertem, erdem < бор. төрки (ДТС: 176) erdäm, eräm «ирлек, егетлек» ер «ир» сүзеннән (-dem кушымча, чаг. үктәм, ярдәм). Ирдәм сүзе бор. төрки телләрдән күрше телләргә киң таралган булган: бор. төрки > монг. > тув. эртем, эрдем «фән; егетлек, осталык; дөнья күрү», маньч. эрдэму «осталык»; венг. erdem һәм мар. артам «егетлек, осталык» бор. болг. теленнән. Будагов I: 184; Räsänen 1969: 47; Мухамедова: 198.

Дерив.: ирдәмле, ирдәмлек; ирдәмсез һ.б. Хәз. әд. телдә ирдәм һәм аның дериватлары сирәк кулланылу гаҗәп тә. Егетләрнең ирдәмлеге юк!



Предыдущая статья            Следующая статья