Тэтимол 2015

ИРГӘНӘКҮН, әргәнәкүн «легендарная прародина тюркских народов» < монг. эргэгэ кон id. Төр. ergenekon «Нәүрүз бәйрәме» һәм бу сүзгә баглы күп легендалар бар. Татарларда иргәнәкүн «Идегәй» дастанында телгә алына: иргәнәкүннән чыгып, мең еллар буе үлмәгән Кара тиен [тәгин] Йосынчы аксак Тимернең кызын урлый, ул кызны Идегәй табып бирә, к. Идегәй 1988: 102–107; Будагов I: 31; МНМ I: 183, II: 171.

Гомумән, иргәнәкүн монгол сүзе: иргәнә (к. Иргәнәк ) «капка», күн «тау сырты». Угыз төркиләрендә иргәнә күн тур. мифологиянең киң таралуы шуның белән баглы – угызлар элекке (төркиләшкән) монголлар алар. Иргәнәкүн диагән реаль географик урын Маньчжуриядә бар.



Предыдущая статья            Следующая статья