Тэтимол 2015

ИРГӘЕЛ [иргәйĕл], диал. иргәҗел, эргәҗел «мальчик-с-пальчик; гном» (сказочный персонаж), «первый сын; подснежник» ~ башк. иргәйел, илгәйер, кырг. эргэҗээл, эргэҗил, эргэҗэли, каз. эргэжэй, эргэжэйлi, нуг. эргэжэйли, үзб. (ЎХШЛ: 95) эргәҗәл «кәрлә, бармак батыр», к. ш. ук рус. Ирбеел яки Ирбит Көнб. Себердә елга һәм шул елга буендагы мәшһүр сәүдә үзәге – Эрбет, рус. диал. аргуль, арагулька, иргулька, иргулька, ургуль (> ургуй), ургулька, джарахулька, джарахай «эргәзембай чәчәге», джарахия, джирахей, джирахулька «маймыч; үсеп җитмәгән, бәләкәй балык» (Аникин: 91, 183, 589) – барлык бу сүзләрнең нигезе – бор. төрки erŋek «бармак», шуннан erŋäjü «бармак буйлыгы кеше» (МК, ДТС: 181) – әкият персонажы: имеш, бу бармак чаклы кешеләр җир астында кышлыйлар да, язын уянып чыгалар һәм әйлән-бәйлән уйныйлар; кеше күрүгә алар эргәзембайга (< әргәҗелбайга) әвереләләр һ.б. К. Эргәзембай.

Иргәйел < иргәҗел < иргәҗәйел < *эргәкчәй-лиг яисә әргәкчәй-йэл (йэл «пәри») булса кирәк (-чәй- «иркәләү, кечерәктү кушымчасы»), к. алт., тув. эргэк «баш бармак; батырлык символы» («Маадай-Кара», 1973: 108, 463), Äргäк, Ергäк – бер эпик батыр исеме (Катанов 1888: 19–20), як. эрбэх «баш бармак; баһадир көч», Эрбэхтэй бэргэн эпик баһадир («бармактай мәргән»), к. ш. ук алт. диал. эркэң, уйг. әрңәк, яз. монг. ereikei, eregei, erekei, эвенк. хэрбэк, маньч. ferxe «баш бармак» һ.б. (Рорре 1955: 11), хәз. монг. эрхий id., эрхий-мерген «иргәел мәргән».

Бу сүзнең монг. күп. формасы эргэнүт «шекәләр (гномнар)» сүзеннән Иркүт елгасы һәм Иркутск – шәһәр атамасы килә; к. хак. Иргэгит чоңы «иргәелләр (гномнар)» (чоң «халык»), к. Чирiм тамырлары: 42.

Бу сүзнең төп мәгъ. «бармак, баш бармак». Аның «кечкенә, әмма бик көчле батыр» мәгъ. шуның белән аңлатыла: бу сүз ук атучының керешне ычкындыру өчен кулланыла торган бармаксасын (киң металл балдагын) да белдергән һәм җәя белән укның көче «батыр» булып символлаштырылган. К. ССТМЯ II: 354; Ахметьянов 1981: 27; МНМ II: 669.



Предыдущая статья            Следующая статья