Тэтимол 2015

ИРӘМ(ирәм багы) «сады Ирама», күч. «земной рай» < гар. ирäм id. Асылда Коръәндә искә алынган гадь халкының башкаласы булып, ниндидер һәлакәткә очраган зур бер шәһәрнең грекча атамасы Эвдемон «бәхетле» сүзеннән килә (д ~ ҙ ~ р). Шуннан ук Йәмән сүзе дә килә бугай. Ләкин әлеге шәһәрнең хәрабәләре Йәмәндә түгел, Гоман да, 1990 елларда табылган. К. Харун Яхъя. Чудо Корана. М., 2008: 334–337.

Гарәп риваятьләре буенча, Ирам ҙāт äл-‘имāд «күп колонналы Ирәм»не Шәддам патша оҗмахка тиң булсын дип төзеткән. Әмма Аллаһы Тәгалә аны бер сулыш өреп юкка чыгарган. Тик кайчакта чүлдә Ирәм пәйда була, аның капкалары ачыла һәм ул калага гөнаһсыз кеше керә ала, ди. Без бу әкияти мотивны «Илдусның беренче сәяхәте» дигән озын фантастик поэмабызда файдаланган идек. Ул мотив С. Лагерлёфның «Нильсның кыр казлары белән сәяхәте» дигән популяр әкият-кыйссасында да күренә.



Предыдущая статья            Следующая статья