ИП «способ; способность; приспособление; порядочность, лад; совместная деятельность», диал. «дар» > чув. ип < гом. төрки эп, äп (к. Радлов I: 916–917) id. ~ як. эмп «ип; им», бор. монг. eb «бергәлек, тынычлык, татулык», чаг. шумер. ib «чара, әмәл». К. ш. ук себ. әп «им» (ләкин бу ап сүзеннән түгелме икән?) ~ уйг. әп «ип», тат. диал. әп (Әбе килсә җәбе килми, к. Исәнбәт, Мәкальләр I: 291) id., йәбдәш «иптәш» (ДС III: 203). Ип – бик продуктив нигез: ипле, ипсез, иплә-ү, иптәш, ипчел һ.б. сүзләр гом. кыпч. характерда; к. ш. ук башк. ибәтәй «ходатай, юллаучы» – үзе ипле һәм бүтәннәрне ипләүче (< монг.). |