Тэтимол 2015

ИҢ-Ү «оседать, втягиваться; понижаться, понизиться», тат. диал. иң «пониженность» ~ гом. төрки эң- (ЭСТЯ I: 353–354), чув. ан- < әң- id. Һәр төрки телдә диярлек ин- < эн- һәм иң- < эң- үзара керешә. Гомумән, ин < эң < эңк- <*эник- дип, ә эн- тамырын эйин- < эгин-, ягъни «иенү» (к. Ий-ү ) сүзеннән дип карап була, ләкин бу реконструкциянең реаль тарихи үсешне никадәр чагылдырачагын әйтүе кыен. Ихтимал, ин-, иң- (эн-, эң-) сүзләренең «төшү» һәм «керү» төшенчәләрен аңлатуы борынгыларның көпкәдә (зимләнкедә) яшәве белән бәйледер (кергәндә төшәргә кирәк булган). К. Инеш, Иннек, Ин-ү, Иңкәй-, Иңкел. К. ш. ук Räsänen 1969: 43; Федотов I: 43 (чув. телендә бор. эн- һәм эң- (ин-ү һәм иң-ү ) сүзләренең рефлекслары берләшәләр һәм. М.Р. Федотов та аларны аермый).

Дерив.: иңел-ү, иңдер-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья