Тэтимол 2015

ИҢСӘ «часть спины между плечами; соответствующая часть одежды» ~ чув. инсе, энсе, ĕнсе < гом. кыпч. эңсе, эңсä, куман., чыгт., госм. (Радлов I: 718–719) äңсä һ.б. id. Тәүдә бу сүз кием өлешен белдергән (-сә кушымчасы!) – «иң капламышы» мәгъ. булган. Räsänen 1969: 45; Федотов I: 154 һ.б.

Дерив.: иңсәле; иңсәлек ~ себ. (ДС I: 68) иңзәлек «камыш эче, бөят» ← иңзә «җилкә»; иңсәлә-ү «иңсәгә алып күтәрү» (куман. äңсäлä- «иңсәгә сугу»!).



Предыдущая статья            Следующая статья