Тэтимол 2015

ИНЧЕ, диал. инчү, инҗе, индзи, инци (к. Будагов I: 213; Тумашева 1992: 56; ТТДС I: 146) «собственно-личное имущество замужней женщины (в виде скота или земли, т.е. способное воспроизводить ценности); часть имущества, предназначенное детям пожизненно», иске әд. әнче (к. Троянский I: 73), башк. инсе id. ~ гом. кыпч. энчи, алт. äнчи < бор. төрки (ДТС: 210) enčü, inčü «мирас», алт. индье «имана», тув. öнчү «инче, мөлкәт», үзб. энчи, уйг. әңчи «атаның угылга башка чыкканда бүлеп биргән мөлкәте (бигрәк тә ат)», каз. енши id. һәм «мирасның (васыятьнамәгә бинисбәтән) мәҗбүри – законлы өлеше», бор. уйг. инҗү «чура коллар; алпавыт утары» һ.б. Бу сүзнең төп мәгъ. һәм чыгышы тур. күп язылган һәм бик төрле фикерләр әйтелгән. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 361–362) бу сүздә -чү (-чы//-че) аффиксы бар дип уйлый, К. Шираива (K. Shiraiwa tavarich of Rashid ad-din // Acta Orientalia (Budapest, 1980), T. XLII, f. 2–3, p. 371–376) буенча, инче < инчү монг. emčü «үзеңнеке, үзенеке» сүзеннән; безнеңчә, бәхәстә Г. Дёрфер һәм Д.М. Тихонов (к. аның 1960: 25–31 һәм 1966: 128–135, 162–168) хаклы: инче, инҗе бор. кыт. инь цзы «кәләш малы, хатын-кыз өлеше» сүзеннән, к. фар. инжу «патшабикә бирнәсе», бор. монг. инҗу, як. энньэ «бирнә». Ирандагы (к. Будагов I: 213) инжу «ханзадәгә бирелгән өлкә; патша хужалыгы», сугд. inč «хатын» кебек мәгънәләр соңрак килеп чыккан. К. ш. ук Ramstedt 1935: 208; Räsänen 1969: 44; Федоров-Давыдов: 61; Ахметьянов 1981: 82–83; Velidi: 286–287.



Предыдущая статья            Следующая статья