Тэтимол 2015

ИНЕШ «ручеёк (в пологой долине)», миш. «көнбатыш» (к. ТТДС I: 146, Гарипова 1998: 90) ~ чув. анăç id., аниш «иңкүлек» ← ан- «инү, түбәнәю»; тат. диал., башк. диал. иңкеш «иңкүлек; сөзәклек» (ТТДС I: 146; БҺҺ II: 78) ~ кар. эниш, энис, к.-балк. эниш, кр.-тат., куман. äнiш (Радлов I: 734), хак. инiс, төркм. ииниш, бор. төрки eniš, кырг. эниш «төшү юлы, сукай, сөзәклек» һ.б. (күп телләрдә бар). Шулай итеп, тат. сүзе мәгънәсе белән гом. төрки эталоннан аерылып тора. К. ш. ук Иңкел . Федотов I: 46, II: 478.



Предыдущая статья            Следующая статья