Тэтимол 2015

ИНДЕ, диал. инди «уже; уж; -ка» (частица просьбы) < иске әд., чыгт. имде, имди < эмди > нуг., каз., к.-калп., к.-балк., ком., үзб. энди, уйг., кырг. инди «инде»; бу сүзнең икенче бер фонетик варианты – миш. эндĕ (Махмутова 1978: 246) ~ брб. ĕнди, ĕнти (Дмитриева 1981: 137, 139) > чув. ĕнтĕ, мар. ында, удм. ънде, индэ (Насибуллин 1978: 160). Һәр ике линиянең уртак чыганагы себ. сөйләшләрендә сакланган (к. Тумашева 1992: 37) әмтир «әмдер» ← әм (ТХИ: Дастаннар 1984: 90) «хәзер» – бор. гом. төрки сүз, к. алт. эм, уйг. әм, хак. тув. ам id. (амди «инде»). К. ш. ук алт., уйг. диал., куман., аз. äмdi «инде», алт., шор. äмдä «менә хәзер» (Радлов I: 943, 965 һ.б.). Амты «инде» монг. телләренә дә үтеп кергән.

Ам, әм, эм «хәзер, хәзер менә, хәзер инде» сүзенең чыгышы ачык түгел, чаг. эвенк. ама «тизрәк, тиз бул!» (ССТМЯ I: 34), уйг. әм «беррәттән» (Рамстедт: 50) < ир. ham «бергә» (?). К. Индеге.



Предыдущая статья            Следующая статья