Тэтимол 2015

ИНӘК, себ. (Тумашева 1992: 50) ĕнәк, әнәк (Арча, без теркәдек. – Р.Ә.) «корова; лосиха; самка вообще» ~ чув. ĕне [ĕнэ] «сыер» < бор. төрки (ДТС: 211) iŋäk «сыер; ташбаканың инәсе» (күрәсең, артык конкретлаштырылган) > уйг., аз. инәк, гом. төрки инэк, як. ынах «сыер; инә, теше» һ.б. Щербак 1961: 97; ЭСТЯ I: 358–360; Федотов I: 151–152 (монг. һ.б. телләрдән дә параллельләр китерә).

Инәк сүзе бер төркем охшаш мәгъ. сүзләр рәтендә, к. бор. төрки (ДТС: 211) iŋän «ана дөя», бур. инеэн «ана пошый», рус. дал. (Аникин: 222) инян «бер яшьлек (ана) болан баласы; пошый», бор. төрки (МК) ingek, iŋek «ана бака, ана ташбака» (к. Мухамедова 1973: 95). Бу сүзләр кыт. инь-яң символикасында инь «ана, теше булу билгесе»н хәтерләтә (ул да таш бака рәвешендә изафәләнгән).



Предыдущая статья            Следующая статья