Тэтимол 2015

ИНӘ диал. киң таралган (Рамазанова 1991: 13–14) «мать; самка», башк. инә id. < уйг. инә, алт., хак. инэ, кырг. эне, каз. (ҚТДС: 98) ене «инә; ана; әни», каз., к.-калп. эне «кайнана» ~ монг. диал., тунг.-маньч. (ССТМЯ I: 456) энэ, инэ «ана» (бик күп дериватлары бар). Ахыр чиктә ана сүзе белән тамырдаш. К. Инәк , Инәкә.

Дерив.: инәй (вокатив), чаг. башк. инәй «дәвәни; әби»; ком. эней «белемче карчык». Бик күп иркәләү-кечерәйтү формалары: инәкәй, инәки; инәлек «кендек әбисе». ЭСТЯ I: 278–281.



Предыдущая статья            Следующая статья