Тэтимол 2015

ИНАК тар., себ. (Тумашева 1992: 253) ынақ «верный друг», (Хисамова 1990: 72, 137) инақ, инақ талиб «государственный советник», «старшина» ~ чыгт., үзб. (Будагов I: 212) инақ «хәрби киңәшче, провинция башлыгы; союзник», каз., кырг., к.-балк., алт. һ.б. (Радлов I: 1362) инақ, ийнақ «дуслык; тату, матур», госм. инағ, инақ, төр. inak «киңәшче, сердәш, фикердәш», бор. төрки (ДТС: 218–219) ïnaγ, ïnaq «дәүләт киңәше әгъзасы»; төркм., уйг., тув. ынақ, хак. ынаг «дус, сөекле», к. ш. ук бур. инаг, монг. энэг, анаг «киңәшче дус» > калм. инъг id. һ.б. ← бор. ина-, ына- «ышану», к. Инал, Инан-у. Будагов I: 212; Ногман: 94; Нoминханов 1975: 124–125; Redhouse: 595; ЭСТЯ I: 654–655.

Инақ, күрәсең, татар дәүләтчелегендә бик билгеле термин булган. Һәм аның онытылуы, кулланылмавы гаҗәбрәк.



Предыдущая статья            Следующая статья