Тэтимол 2015

ИМНЕК, имнег диал. (Тумашева 1992: 53) «дикий, неприученный (о лошади)» ~ нуг. эминик, хак. имнiк, кырг., тув. эмдик, алт. эмтик, як. äмнiк һ.б. ~ бур. эмниг, бор. монг. emneg, elmeg, elemeg > эвенк. эмник, эминики «асау; кыргый болан; аркылы, кире», маньч. элмин, элмэн «асау, кыргый; эшсез; бер маньчжур ыруының атамасы» (к. ССТМЯ II: 450) ~ мар. имни, имнэ, ымньы «ат».

И.Г. Добродомов (К этимологии марийского названия лошади // Советское финно-угроведение, VI, 1970, № 4: 253–254) бу сүзне төрки эмилик > тат. эмилек «әле имә торган – яшь колын» сүзеннән дип бара. Безнеңчә, монда катгый нәтиҗәгә килерлек урын юк – кайбер фонетик һәм семантик рәтсезлекләр бар. Анасын вакытыннан соң да имеп йөргән терлек ул – гайре табигый шартларда гына булырга мөмкин түгелме? Маньчжур, тунгус вариантларындагы фонетик үзгәрешләр закончалыклымы? Нишләп «кыргый ат» > «гомумән ат» күчеше килеп чыккан? һ.б.

И.Г. Добродомов китергән сүзләр рәтендә (ул әйтелмәгән) тат. имтек «имезлек; имезелә торган яшь терлекне ясалма рәвештә имезү» (к. ТТДС I: 145 һ.б.) сүзе дә тора. Һәм бу мәгънәләр И.Г. Добродомовның семантик үсеш реконструкциясендә урын тапмыйлар. Ихтимал, имнек формалашуында үзгә бер сүзнең тәэсире бардыр.



Предыдущая статья            Следующая статья