Тэтимол 2015

ИМЕЛДӘШ тар. «молочный брат (царевича), т.е. сын кормилицы сына правителя» ~ нуг. имилдеш id. (Будагов I: 211, Продолжение… 1793: 8) – ими сүзеннән. Руслар имелдәш сүзен мамич дип тәрҗемә иткәннәр (шуннан Мамышев фамилиясе килә).

Шул ук мәгъ. төрки телләрдә күкелдәш сүзе билгеле, ул бор. төрки күк < кöк «ими, күкрәк» сүзеннән ясалган.



Предыдущая статья            Следующая статья