ИМЕЗЛЕК «соска искусственная» < имезүлек; бутән төрки телләрдә эмизик. Чаг. тат. диал. имезәк «әле имә торган (бала)»; төр. emzik < emizik «имезлек». К. Им-ү. К. түбәндәгене. Имез-ү, имгез-ү – им-ү фигыленең үзенчәлекле йөкл. формасы. «Дөрес» булган имдер-ү формасы мәгънәсе җәһәтеннән аерыла: «имергә рөхсәт (мөмкинлек) бирү» була. |