Тэтимол 2015

ИМГӘК I«беда, лишения; обуза, бесполезный в деле, беспомощный человек» > мар. эңгек, чув. инкек ~ гом. төрки (ЭСТЯ I: 272–274) эмгек, эмгэк, кр.-тат. emgek «эш, хезмәт», «авыр эш» ~ монг. эмгэг «авыру, сырхау, хаста»; төр. еmек «авыр эш; пенсия», чув. амак «эпилепсия» < болг. *әмәк id. Кырг. эмгек > каз. еңбек «хезмәт» (!) – рус. труд, трудный дигәннән уңышсыз калька. Бор. төрки (ДТС: 173) emgäk «азап».

Имгәк- *имгә-ү (< эмгä) фигыленнән ясалган исем, к. шул ук фигыльдән имгән-ү, имгә-т-ү. Имгә- < (КБ телендә) эмгә- исә эмиг-ә- «имгә мохтаҗ булу» дигәннән. К. Им, Имгән-ү.

Федотов (I: 40–46, 168–169) чув. амак (< болг. *әмәк) «билгесез авыру» сүзен аман- «имгәнү» белән бәйләми, чөнки, имеш, имгәк сүзе чув. инкек булып яңгырый. Ләкин бор. эмгäк сүзеннән әмäк тә, имгәк тә килеп чыга ала; болг. теленең -г- һәм -ғ- авазларын редукцияләве билгеле. К. ш. ук Будагов II: 94; Мухамедова 1973: 197–199.

Дерив.: имгәкле; имгәклән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья