ИЛТ-Ү, диал. (ЗДС: 308–309) илтә-ү «относить, отвозить, везти», «уносить», илет -ү (без теркәдек. – Р.Ә.) «передать; оставить (подальше)», төр., кр.-тат. (Dobr. II: 148) ilet- ~ хак. диал. илт-, куман., уйг., чыгт. (Радлов I: 824) äлт- «илтү», к.-балк., ком. elt-/элт- «алып бару», сары уйг. elt-/элт- «алып китү», төркм. elt-/әлт- «читкәрәк җибәрү», як. äлт-, илт- «күтәрү, күтәреп илтү»; әлит-, илит- варианты уйг., үзб. телләрендә дә «илтү», бор. төрки (ДТС: 169–171) ilet-, elät-, elit-, elt- «күтәреп алып бару» ~ монг. elde- «куу, куып җибәрү» һ.б. Г. Рамстедт (1951: 175) бу сүзне бор. төрки el «әл (кул)» сүзеннән ди (чаг. рус. «вручить»). Безнеңчә, бу фигыльнең тамыры эй- (к. Ий-ү ) «җибәрү»; шуннан *эйил- «җибәрелү», ә монысының йөкл. юн. эйилт- > элит- ясала ала. К. бор. монг. (Поппе 1938: 439) ile- «җибәрү», шуннан ilet- «җибәртү»... К. ш. ук Räsänen 1969: 41; ЭСТЯ I: 267–269 (төрле фикерләр китерелә). Дерив.: илттер-ү, илтеш-ү, бик сирәк илтел-ү. |