Тэтимол 2015

ИЛӘС «призрак, привидение, галлюцинация, бред»; күч. «призрачные надежды» (иләс-миләс «питающий призрачные надежды») ~ чув. элес-мелес «җен төсле; ялбыр чәчле» < иле-миләс «ямьсез, шөкәтсез», кырг. элес «үләксә; өрәк», элес алган «иләсләнгән», каз., к.-калп. елес, кырг., алт. элес, элет «силуэт; өрәк, күренгән җен», к.-калп. елесле-, кырг., алт., тув. элесте- «күренеп кую, күзгә күренү (булмаган нәрсәләр тур.)», уйг. әләс «кылый күзле (җен кебек)», як. элес, элэс, äлäс «күз алдыннан җилпелдәп үтү», Элясь батыр «абзар иясе – химаяче рух» һ.б. < бор. төрки *эләс < *эләз «өрәк» эле- «булмаган нәрсә күзгә күренү» фигыленнән, к. каз. еле-, кырг. эле- «күреп алу», кырг. элөө, элең «игътибар; киеренке рәвештә карану», башк. диал. (БҺҺ II: 248) илеү «сөкәт, сыер саудырсын өченге бозау сыман фигура» ~ гом. монг. elie «очып йөри торган рух, очкалак» (Poppe 1955: 45), ш. ук «козгын, лачын һ.б. тиз очучан ерткыч кошлар» (төрки-монгол мифологиясендә мифик образларны реаль хайваннар, җәнлекләр белән бутау еш очрый, к. Төлке, Шәүлегән ). К. Иләңнә-ү, Илер-ү . ЭСТЯ IV: 263 (мәгълүматлары тулы түгел); Федотов I: 165.

Дерив.: иләслән-ү ~ кр.-тат. eleslenmek id.



Предыдущая статья            Следующая статья