Тэтимол 2015

ИЛӘН-Ү «привыкать; повадиться» < иялән-ү дип уйларга мөмкин; ләкин диал. (Гиганов) илән-ү «аптырату, җиләтү» ~ чув. илен-, алт. диал. алäн- «иләшү» бу фаразга шик төшерә. Илән-ү < иллән-ү булырга да мөмкин (тат. диал. ил «юаш, яратуга мәелле» сүзеннән, элек илме-яумы дип беренче очрашкан батырлар бер-берсеннән сорашканнар; ил булу «тынычлану, күнегү»), к. диал. (ТТДС I: 143–144) ийек-ү «иләнү, иләшү», иенке, илем «кеше яратучан, илгәзәк» һ.б.

Чув. илен- сүзен (тат. илән- сүздәнлеген искә дә алмыйча) гом. төрки илин- «эленү» сүзе белән бәйләү (к. Федотов I: 164) бөтенләй дөрес түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья