Тэтимол 2015

ИЛӘМӘН «общественный деятель» ~ башк. иләймән, илүмән «хөкемдар, башлык», к.-балк. элемен «иләмән; әкият персонажы – хәзинә каравыллаучы, әзмәвер», үзб. эламан «каравылчы» < гар. äл-äмāн «әманәтче, иминлекне тәэмин итүче; полиция» сүзеннән бор. алынма. Ил сүзенә нисбәт ителгән. Чаг. ш. ук иске фар.-төр. äläman «алманнар (нимесләр), швейцарлар» – алар Европада гына түгел, Шәрыктә дә сарай каравылчылыгы вазифасын башкарганнар. Татарлар бу сүзләрне ил белән багланышта аңлаганнар. К. Ил, Илү.



Предыдущая статья            Следующая статья