Тэтимол 2015

ИЛӘК «сито», диал. (Тумашева 1992: 54) илгәк > удм. диал., мар. диал. иляк, илек < гом. төрки эләк, äлäк, уйг. әгләк < бор. төрки elgek, elgäk ~ монг. элкэг id. бор. elge- «иләү», elig «кул» сүзеннән (илә-ү «куллану, кул белән селкетү»). Чаг. чув. ала «иләк» < *әлә, *әләг, ала-, алла- «иләү» < болг. *әллә-ү. К. Илә-ү. Тимергалин: 194 (тәфсилле тарихи-этнографик аңлатма бирә).

Дерив.: иләк иләү дигәндә иләк «иләнәсе нәрсә». Гомуми дериватлары күп.



Предыдущая статья            Следующая статья