Тэтимол 2015

ИЛ «страна», диал., фольк. «деревня, село» (ЛТ I: 77; ДС III: 59–60) «мир, мирно, дружно», (Тумашева 1992: 54) «народ, племя» > мар. эл < гом. кыпч., гом. төрки эл, аз. әл, угыз. ил, или «ил; халык» (к. Будагов I: 203–204; Радлов I: 803, 805; ЭСТЯ I: 339–343). К. ш. ук Мухамедова 1973: 94; Гумилёв 1993: 100–102; Ахметьянов 1989: 107.

Ил сүзе (нәкъ тат. яңгырашта) б.э. кадәрге Үзәк Азия һуннары теленнән үк билгеле. Һәм шул чакта ук «төзек дәүләт, тыныч юл» мәгъ. булган. Тат. сөйләшләрендәге ил «тынычлык, иминлек» мәгъ. (дөнья хәлләре турында «илме – яумы?» дип сорау һ.б.) Урхун язуларындагы ил такы (тагы) ил болды җөмләсендә чагылыш таба. Тат. сөйләшләрендәге ил-көн «илдәге барча кешеләр җөмләсе (рус. население)», ил-күз «илдәге барча эшче көче (салым түләүчеләр)», ил-сү «дәүләтнең цивиль халкы һәм армиясе» сүзләре дә бор. төрки дәүләтләрдән килә. Болардан тыш, тат. һәм башк. телләрендә илү «волость, урта зурлыктагы административ берәмлек», иләү «җәмәга, община» һәм монг. теленнән кергән ил-ат (дөресе илят, илат – монг. «илләр») «илдәге барча халык» һ.б. дәүләтчелеккә даир сүзләр бар (к. аерым матдәләр).

Ил < эл сүзе белән эвенк. илэ «кеше; кунак» сүзе чагыштырыла (ССТМЯ I: 311). К. ш. ук монг. ил «дус».

Тат. телендә -дар фар. кушымчасы ярдәмендә илдар «иле булган кеше, ил гражданы» сүзе ясалган. Шундый эчтәлекле сүзне, кызганычка каршы, рәсми кулланышка һаман кертеп җибәрмибез.

Борын-борыннан килгән илче сүзе кайбер чорларда «идарәче» мәгъ. дә йөргән. Аның төп мәгъ. «тынычлык яклы, тынычлык урнаштыручы». Бу сүздән илчелек һәм илчеханә сүзләре ясалган.

Гомумән, сүзьясагыч нигез буларак, ил, эл төрки телләрнең барысында да киң кулланыла. Бу сүз үзе төркиләр белән күрше булган бик күп халыкларга (шул хисаптан мариларга да) үтеп кергән, һәм аның турында исәпсез күп мәкаләләр язылган.

Ил – борынгы язмаларда ūл, эˉл озын сузык белән килә. Бу хәл ошбу сүзнең әүвәле озынрак бер сүздән кыскарып хасил булганлыгына ишарә итә кебек. Räsänen 1969: 39 (монда ике сүз кушылып киткән ди).

Һиндстанның көньягында яшәгән дравид халыклары телендә ил «өй, йорт» дигән сүз. Ләкин бер генә иҗекле булуы сәбәпле, аның төрки ил белән бердәйлегенә инануы читен. Төрки халыкларның төп ватаны Инд дәрьясы буендагы Хараппа цивилизациясе (б.э.к. 3–2 меңъеллыклар) булган, шуннан анда һинд-европалылар бәреп кергәч, төркиләр төньякка качкан, дип уйларга мөмкин, әлбәттә. Хараппалылар шумерлар белән кардәш булган. Төрки-шумер сүз уртаклыклары шул юл белән аңлатыла ала.



Предыдущая статья            Следующая статья