Тэтимол 2015

ИКЕ «два» > чув. иккĕ, икĕ < гом. кыпч. эки, кырг. диал., алт. экки (Радлов язылышында äкка), хак. ĕккĕ, уйг. иги, эги > тув. ийи < бор. төрки (ДТС: 167–168) eki, iki, ikki һ.б., к. ЭСТЯ I: 337–338; Федотов I: 162–163 (бу автор чув. яңгырашы татарчадан икәнлеген әйтми). Сүзнең мәзкүр чыганакларда Г. Рамстедтның (1957: 65) бор. төрки *ek- < *hek- < *pek- «иярү, икенче булу» фигыленнән ясалган дигән фикере китерелә. К. ш. ук Игез.

Дерив.: икеле (төрле мәгъ.), икесез (сәгать икесез); икелек; икелә-ү; икелән-ү, икеләт-ү; икеләч; икенче («бүтән, бүтәнчә» мәгъ. дә кулланыла), диал. икәм «икенче» һ.б. К. Икенде.



Предыдущая статья            Следующая статья