Тэтимол 2015

ИЗҮ[изĕw] «разрез, украшенный вырез на груди платья, рубашки» > чув. исү, мар. изү < гом. кыпч.: нуг. эзүв, к.-балк. эзүү, каз. езү, к.-калп. йĕзү > үзб. езув id. < *эзиг id. ← из-, эз-//ыз- «зигзаг ясап тегү, җөйләү» сүзеннән исем фигыль формасы, к. каз. iз- «җөйләү», тат. диал. ыз-у «зигзаг ясау, зигзаглап сөрү, сөргәләү» < бор. гом. төрки *йырг- id., к. чув. çăр- < *җыр- < *йырг- «ызу», шуннан çăрăх «изү» << *җырыг id. (болг. сүз). К. ш. ук себ. (ДС I: 65) исү «авызның ике як чите» ~ каз. езу id. Räsänen 1969: 53 (изү сүзен бор. төрки е «күн» сүзенә нисбәтли).

Дерив.: *измә > бисермән. (Тепляшина: 46) изма «ишелгән киндерә, шнур шикелле чигү җөе» > чув. исме «изү бавы», чаг. Ызма (асылда бу сүз изү ачыклыгын шнурлап-зигзаг ясап тоташтыруны белдергән), к. ш. ук «Нәһҗел-фәрадис»тә: Мөхәммәт пәйгамбәр кызы Фатыйманы никяһка киендергәндә «үзмә үзмәк өчен бакырлы сырча (ялтыравыклы шнур)» әзерлиләр; изүчә > мар. (к. Исанбаев 1978: 34) эзуча «хатын-кыз киемендә бизәкле ызма, ызманы имитацияләгән бизәкле күкрәкчә». К. Ызан.

Дерив.: изүле, изүсез, изүлек; изүчә (аеруча бизәкле изү төре).



Предыдущая статья            Следующая статья