Тэтимол 2015

ИҖЕК, иск. иҗү, себ. (Тумашева: 62) ицә «слог (лингвистический)» – кайбер телчеләр бу сүзне төр. < гар. һäҗā «иҗек» сүзеннән «бозылган» диләр (к. Будагов I: 180), ләкин, безнеңчә, бу дөрес түгел, чынлыкта иҗек бор. төрки üžik, üžük «иҗек, хәреф» сүзеннән (к. ДТС: 631), к. тув. үжүк «хәреф» ~ бор. кыт. dz'iәg > хәз. кыт. цзый «хәреф, иероглиф» (к. Чый ), бу тур. к. Pоuсha: 191.



Предыдущая статья            Следующая статья