Тэтимол 2015

ИЕ-Ү[ию] «размягчаться (о вымени); облезать и размягчаться (о коже); размягчаться вообще» (себ., к. ДС I: 66); чаще употребляется дериват этого глагола – иегән «йоны коелган».

Иĕ-, ий-ĕ «йомшару» тат. диал. (к. Тумашева 1992: 52), каз., к.-калп. ий «эшкәртелгән, йомшарган тире, күн» < бор. ej, e, ed, er (к. Әйбер ) «күн, эшкәртелгән тире» сүзеннән ясалган фигыль. Бор. төркилектә тире эшкәртү иң беренче дәрәҗәдәге әһәмияткә ия булганлыктан (кием-салым һәм савыт-саба башлыча тиредән эшләнгән), бу тамыр бор. заманнарда ук бик күп семантик дублетлар һәм дериватлар биргән, к. төркм. ей, кырг., ком. ий, тув. ет «тире иеләгеч состав», к.-калп. ий «иеләнгән» һ.б. К. ЭСТЯ I: 236–237.

Ие - фигыленең интенсивлык формасы ие-лә-ү һәм турыдан-туры ий < эйдән ясалган ий-лә-ү – паронимнар. К. бер яктан, тув. идээ «иеләгеч», идээлэ- «иеләү» ~ бор. монг. (Поппе 1938: 151) edele- «иеләү», икенче яктан, гом. төрки ейле-, йилә- > тат. диал., уйг. әйлә-, тат. диал. илә- id. К. ш. ук өченче пароним – Иер-ү.

Иĕ- фигыле дә «иеләү» мәгъ. була ала, к. гом. тунг. ид- «тирене йомшарту, челен кыру» (ССТМЯ I: 394). К. ш. ук Räsänen 1969: 35 (күп материал бирә).

Тат. әд. телендә илә-ү «иләк белән иләү» һәм иелә-ү «тире иеләү» аерылып торса хәерлерәк. К. ш. ук Әйлә-ү, Ийче.



Предыдущая статья            Следующая статья