Тэтимол 2015

ИЕР-Ү I[ийĕр-] (ЗДС: 185–186, 206), ш. ук игер-ү, йегер-ү «прясть, сучить; крутить». Бу ийер-ү варианты гом. төрки планда киң таралган, к. тат. диал. игрек «кәүсәсе боргаланган (агач)», чыгт., аз., төр., һ.б. игирмәк, иңгәрмәк «эрләү, бөтерү», (Будагов I: 201, 202) игри, эгри, әгри, бор. төрки (ДТС: 165–166) egdü, egri «кәкре; борылган» (ш. ук «ялган, алдак»), egrik «иерек, җеп эрләгәндә төерләнгән төш», egril- «иерелү, бөтерелү; өермәгә эләгү», egriš- «бөтерелеп әйләнү».

Рус. (Аникин: 225) ирчик «колёсико для сучения пряжи» мөгаен тат. ийерчек, иерчәк (мин бу сүзне ишеткәнем бар) һәм арытабан, Аникин әйткәнчә, хак., алт. диал. иирчек [irčäx] ~ бур. ээрсэг «орчык, эрләгеч, бөтерчек» сүзләреннәндер, һәм арытабан яз. монг. egerčeg «бот сөягенең оча сөяге уемындагы түгәрәк башы» (> як. iärčäx «бот төбе буыны, шарнир». Бу сүзләрнең нигезе бор. төрки (ДТС: 166–167) egir- «эрләү, җегерү, әйләндерү», ш. ук «урау; әверү; каеру». К. Эрлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья