Тэтимол 2015

ИДЕЛ, себ. (Тумашева 1992: 36) Әдил «Волга (после слияния с Камой); большая (судоходная) река вообще» ~ гом. кыпч. Эдил, бор. төрки Etil, (ДТС: 163) Edil беренче тапкыр грек географы һәм тарихчысы Менандрда Atel яңгырашында 582 елда (VI г.) фиксацияләнгән, шуннан соң IХ г. Византия тарихчысы Феофанда Ατελ яңгырашы теркәлгән (Федотов I: 69), аннары гарәп тарихчысы Ибн Рустәдә ‘Итил яңгырашында 903 елда теркәлгән. Чама белән шул ук чорда төрки язмаларда да очрый башлый. Шундый яңгыраштан чыгып, татар тарихчысы һәм язучы Г. Газиз Идел < Әдил сүзен гарәпчә ‘адил яисә äдил «гадел зат» дип аңлаткан (ул Гадил буе, Гадил татарлары дип яза, к. Маариф вә Мәдәният. Бакы, 1925, № 3. «Татарстанда мәдәни хәрәкәт» мәкаләсе), бу аңлатма рус телендәге публикацияләрдә дә очрый, ләкин Менандрның шәһадәте бу версияне юкка чыгара (VI г. гарәп теленең тәэсире бик аз булган). Тат. Идел һәм чув. Атăл [адыл дип укыла] < *әдĕл бор. төрки этилдән килеп чыкканнар (фонетик җәһәттән бу бик тә характерлы күчешләрне эченә ала). Этил, Атель «Идел» дип бор. венгрлар Днепр һәм Буг елгаларын да атаганнар, Ателькузо – «ике идел арасы» – венгрларның хәз. ватаннарына килер алдыннан яшәгән җирләре (к. Božilov, Dimitriv 1985: 50–58).

Ни хикмәттер, к.-балк. телендә Идел көтелгәнчә Эдил түгел, Атил, Адил, кабарда телендә Андыл, адыгейча Индыл, ә ком. Дол! Уртада тартык аваз ит. вариантларда да күзәтелә: Барбаро һәм аның редакторы Рамузио (1559 ел) Эрдил һәм Ледиль дип язалар (Барбаро и Контарини о России: 115, 135, 137, 152), алардан элегрәк яшәгән Марко Поло телендә Идел – Һердил дип атала (Книга Марко Поло: 252). Әгәр бу вариант бор. яңгырашны чагылдырса, Идел < Эрдил < Эртил гидронимы Иртеш < Эртиш гидронимы белән бердәй булуы ихтимал. Ф.Г. Гарипованың «Татарская гидронимия» (1998: 236–240) китабында Себердә Итыл, Ателла дигән елгалар барлыгы әйтелә. Төрки халыклар көнчыгыштан көнбатышка хәрәкәтләнгәндә юлларында очраган (һәм меридиональ юнәлештә аккан) зур елгаларны башта Эртил дип, соңрак (л > ш күчешеннән соң) Эртиш дип атаган булуы бик ихтимал (халыклар күченгәндә «яңа» географик объектларга үзләренең элекке урыннардагы атамалар бирү – типологик күренеш).

Аттила (һуннар башлыгы) исемен Идел белән бәйләүгә без шикләнеп карыйбыз: аны исбат итү мөмкин түгел. Идел сүзен төркм. эдил «нәкъ (урта)» белән баглау да шикле.

Идел күптәннән төрки мифологиягә кергән. «Угызнамә»ләрнең берсендә атаклы батыр Алп-Эрэн икенче төрле Этил-Алп дип атала, к. Алияров: 19–27.



Предыдущая статья            Следующая статья