Тэтимол 2015

ИГЕТ-Ү диал., иск. «взращивать; воспитывать». Без бу тат., төр. сүзгә КБтә параллель таптык (бераз татарчалаштырылды):

Огул-кыз түрәсә синең ай тиңен,

Эвеңдә игиткел, игетмә үңен,

ягъни «айга тиң угыл-кыз үссә, өеңдә тәрбиялә, бүтәнчә тәрбияләмә». Хәз. төр. eğitmek «тәрбияләү» (шуннан киң кулланылышлы eğitim «тәрбия эше; тәгълим-тәрбия»). Чаг. Ик-ү I.



Предыдущая статья            Следующая статья