Тэтимол 2015

ИГӘЧ, диал. (ТТДС I: 157; Рамазанова 1991: 24, 165–166) иңәч «ближайшая по возрасту родная сестра», «двойня» (кайнигәч «свояченица») ~ хак. игечĕ, үзб. (ЎХШЛ: 329) әгәчи, әкәчи, әкәҗи «апа, түти; ахирәт, тиңгенәй», чыгт., тат. (Будагов I: 201) игач, агачи «апа», икачә «җиянчәр, бертуганның кызы», чыгт. äкäчи, ком. эгечи, к.-балк. эгеч, төр. egeç, egeçi, ekeçi «игәч» < бор. монг. (к. Поппе 1938: 15) egeçi «апа» (нәсел-нәсәп терминнарында -чи кушымчасы монг. теленнән булу галәмәте) ~ тув. эгече «байбикә». Ихтимал, монг. сүзе төрки эгэчэ < экэчэ < экэ эчэ «өлкән апа» сүзеннән (к. Әкә һәм Әчә ) үзгәргәндер. ЭСТЯ I: 222–224; Наджип 1989: 254.



Предыдущая статья            Следующая статья