Тэтимол 2015

ИГӘ-Ү «работать напильником, точить» < гом. кыпч. эгэ- ~ хак. иге-, алт., тув. (Поппе 1938: 152) eke-, төр. eğe- «игәү, игәүләү» < бор. төрки (ДТС: 204) ige- id. һ.б. Бу сүзнең фонетик үсешендә аңлашылмаган моментлар (мәс., палаталь тирәлектәге -ғ-) тур. к. ЭСТЯ I: 326–328 (шунда ук әдәбият, фаразлар күрсәтелә). Игә- < эгä-, ихтимал, эвенк. ирэγэ, иγирэ, эвен. иргэ «игәү; игә-ү» сүзе белән тамырдаштыр (ССТМЯ I: 328–329), бу сүз исә бор. монг. ig «без, кылчык» сүзеннән; к. ш. ук тунг. (ССТМЯ I: 328–329) ивэ- < һивэ- < пивэ- «игәү» (бор. төрки bi – ДТС: 97 – «без, үткен кырый» сүзе белән чагыштырыла). К. ш. ук Räsänen 1969: 38; Федотов I: 190 (чув. телендә «игәү» мәгъ. исем генә бар, фигыле юк).

Дерив.: игәл-ү, игәт-ү. К. Игәү. Чаг. Ик-ү II.



Предыдущая статья            Следующая статья