Тэтимол 2015

ИГӘР, игар (Троянский I: 160) икәр «гончая собака», диал. (ДС III: 21) әкәр «пёс; кот» ~ башк. (БҺҺ II: 320) әгәр «ата эт», «эт беләнн бүре кушылгагы», чув., удм. акар < болг. *әгәр «ерткыч, усал эт» ~ ком., к.-балк. эгер, алт. (Баскаков 1972: 273) эгер, эгир, инир, шор., кр.-тат., чыгт. (Радлов I: 695, 711) äгäр, äңгäр ~ венг. agar «бурзай». Мәдәни сүз булса кирәк, к. осет. йегар, слав. огар һ.б. (Корнилов 1970: 188–189). Этләрнең аеруча кыйммәтле токымнары сәүдә шәе булган һәм аларның атамалары сәүдә юллары буйлап таралган. К. ш. ук Федотов I: 32.



Предыдущая статья            Следующая статья