Тэтимол 2015

ИБАЗ: ибазга бирү «наказать», букв. «отдавать Ибазу», балаларны куркыту өчен әйтелә (ЗДС: 204). Бик ихтимал, төр. ivaza vermek «яхшырагына алмаштыру» сүзеннәндер. Төр. ivaz < гар. ‘иwäд̣ «өстәмә биреп, яхшырагына алмаштыру күренеше», «товарга өстәмә».

Шул ук вакытта чаг. төр. Ayvaza vermek балаларны куркытып тынычландыру сүзе: Ayvaz төр. «курчак театрында – балаларны урлаучы юлбасар». Ayvaz дип хирургны, балаларны сөннәтләүчене дә атаганнар.

Ниһаять, бу ибазга бирү төбендә «өйбазга бәрү» мәгъ. булу ихтималы да юк түгел. Әмма тат. бирү белән бәрү асылда бер үк сүз булсалар да, хәзер беркайда да буталмыйлар бугай.



Предыдущая статья            Следующая статья