Тэтимол 2015

ЗЫҢ «дребезжание оконных стёкол; звук от пил в некоторых рабочих состояниях их» (чаг. ш. ук чың ) ~ добр. (Dobr. III: 555) zıñg id. (шунда ук бу сүзнең дериватлары zıngıl, zınγır > рум. zăngăni, zdrangani id. күрсәтелә). Күп төрки телләрдә бар бугай, к. тат., каз., кырг. һ.б. зың – имитатив (зың итү һ.б.), зың-зың дәвамлы зың, зыңыл-зыңыл, зыңгыл-зыңгыл дәвамлы зыңны белдергән авазларга имитатив; зыңылда-у, зыңгылда-у – зың нигезендә имитатив фигыльләр. Диал. зыңгырда-у да бар. Чаг. рус. дзинь, дзинь-дзинь һ.б.ш.



Предыдущая статья            Следующая статья