ЗУР «большой», бу сүзнең тат. мәгънәсе фин, эстон телләрендәге суур id. сүзенә охшаш. Гом. көнб. төрки зор < фар. зор, зур «көч, көчлек; көчәнү, кыен» дигән мәгънәдә, ә менә бор. һинд-ир. sūra, бор. грек. ςορ(α) «көчле, зур». Димәк, тат. зур фар. теленнән алынмаган, бор. бер һинд-евр. теленнән үк килә! Тик себ. зур «көчлек» (зурла-у «көчләү, җәберләү», к. Тумашева 1992: 52) Урта Азия телләреннән. Дерив.: зурлык; зурлан-у, зурай-у (дериватлары күп). |