ЗӨЯ[зөйә] – река Свияга – чув. Cĕвe id. < тат. диал. Зүә. Бу топонимны М. Фасмерның (III: 583) рус. извиваться «боргалану» сүзеннән чыгып аңлатмакчы булуы игътибарга лаек түгел (кайсы гына елга боргаланмый?). Зөя (Свияжск) кальгасы элекке татар кальгасы урынына салынган. Ихтимал, Зөя тәүдә кальга атамасы булгандыр. Монда урта диалектта Зөя, миш. Зеwә булуы игътибарга лаек: мондагыча й ~ w тәңгәллеге көянтә ~ кеwәнтә, сөя ~ сеwә, зөя ~ зеwә дә шулар рәтендә торса, бу сүзнең нигезен бор. төрки телдән эзләргә кирәк. Һәм өстәвенә китерелгән фонетик закончалык чув. Cĕвe варианты мишәрчәдән алынганлыгын сөйли. Русча Свияга дигәнне мари топонимистлары Севä йога кебек тезмә сүздән дип аңлаталар. Моның белән килешергә була: төп мари телендә йога, йуга «елга» мәгънәсендә. Төньяк-көнч. Европада -уга ~ -га кушымчасына беткән елга атмалары шактый. Зөйә ~ Зүwә дигәндә нишләп з- авазы килеп чыккан, дигән сорау да бер башваткыч. Чөнки бор. төрки телләрдә анлаут з- авазы булмаган, ул соңрак, төрле алынма сүзләр тәэсирендә генә килеп чыккан. Тагын шуны да әйтик, чуваш сүзен Зеwә > Cĕвe топонимына баглау, ш. ук Зөя сүзен Ерак Көнчыгыштагы Зея елга атамасы белән чагыштыру кызыклы түгел. |