Тэтимол 2015

ЗИРЕК, диал. җирек, йерек «ольха (Alnus)» ~ к.-балк. җерк, кырг., үзб. зирк, зирик, венг. gyürü, girek id. фар.-таҗ. зирк, зирик (> уйг., үзб., кырг., төркм. зирк, зириқ, зириқ) «барбарис» сүзеннән, төптә «үзеннән (кайрысыннан) алтын сары буяу алына торган агач» дигән сүз, к. фар., көрд. zeriq «алтын төс», zerik «йомырка сарысы», zeri «сарылык; алтын төсе» ← zer, zär «алтын».

Зирек < зәрик сүзе төрки телләргә күптән кергән, к. алт. йурук, дьүрүк «кедр» (аның кайрысы да буяуга ярый), як. сиһик < сисик «зирек, тал (аның кайрысы тире буяу өчен файдаланыла)» < *жизик < җирик.

Дерив.: зирекле; зиреклек.



Предыдущая статья            Следующая статья