Тэтимол 2015

ЗИРӘК «смышлёный, сообразительный; догадливый, проницательный» > мар. кч. зерäк, удм. сэрэк («чая, тере») id. < уйг. зерәк < уйг., бор. төрки сäргäк (с > з бу очракта уйгур җирлегендә); к. диал. зиргәк «зирәк» ~ бор. монг. (Поппе 1938: 320) sergek, хак. сиргек, сиргäк «зирәк, сизгер». Каз., к.-калп. зирәк, кырг., төркм. зейрек, зейрәк, төр. zeyrek < фар., көрд. зирак, зиирак, ләкин фар. сүзе үзе төрки телләрдән булса кирәк. К. ш. ук эвенк. сэргэк, һэргэк, як. сäрäх «сак, уяу, зирәк», бур. зээрэг «сак; куркак».

Зирәк < *сэргәк нигезе бор. төрки, монг., тунг. сэр-, сэгэр- «сизү, уяу булу, зирәк булу» сүзеннән (к. ССТМЯ I: 145, бик тәфсилле). Шуннан ук к. Сәрин, Сәрмә-ү, Сиз-ү, Сискән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья