Тэтимол 2015

ЗИЛАНТ, зиланты «змей на гербе г. Казани» < рус., скорее всего, придуманное – Татарстандагы Зилант монастыре исеменнән. Ул тирәне татарлар Җылантау, Җылан (елан) тавы дип атаганнар, русча топоним Җылантау сүзеннән була ала. Ләкин монда җылан сүзенең еланны белдерүе шикле. Мари легендаларында (Марийский фольклор: 240–244, 247–250), имеш, Явыз Иванга ярдәмгә килгән мари патшасы Йыланда – рус. Еландей турында сөйләнелә һәм Зилант монастыре шуңа арналган диелә. Зиланты белән Йыланда, мөгаен, бер үк сүз, әмма аларның мәгънәләре һәм аңлатмалары бик үк охшашмый.

Зилант дип атала торган сурәт (арт аяклары булмаган ләү – аждаһа) Алтын Урда чорыннан калган тәңкәләрдә очрый, ләкин сирәк. Һәм ул фигураның заманында ничек аталганлыгы билгеле түгел. Ул «зилант» Әстерхан дәүләтенә карый булса кирәк – төрекләр Әстерхан ны Әҗдаһа тархан сүзеннән дип аңлаталар.



Предыдущая статья            Следующая статья