Тэтимол 2015

ЗӘҢГЕЛӘ, диал., башк. зәңгәлә, зәңгәле, зәңнә (к. БҺҺ III: 61; БТДҺ: 95, «зеңгелә; ревматизм» диелә) «цынга» > мар. зäнгыла, удм. занла «цынга; ревматизм», занлатурын «торна борчагы», рус. чина весенняя, сочевничек весенний, диелгән» ≈ зәңгелә үләне, турын «үлән», шуны ашагач, зәңгелә бик тиз бетә; ш. ук удм. замлагач «быел беренче тапкыр ашарга яраклы үсемлекләрне кабып караганда әйтелә торган әфсен сүзе» ≈ татарча бу очракта Иске авыз, яңа җимеш, Зәңгелә кач – Идел кич, дип такмаклыйлар, шуннан зәңгелә кач > удм. замлагач. Зәңгелә үзе тат. диал., башк. диал. зәңгәрә «тән күгәрү, зәңгәрләнү» < фар. зäнгара id. сүзеннән булса кирәк. К. ш. ук башк. зәңге «зәңгелә» < фар. зäңги «эренле, күгәрекле чир, зәңгелә». Бу сүз тат. теленә дә күптән кергән, к. себ. (Тумашева 1992: 189) сәң «күгәрек, тутык; төтен; тизәк», морд. Э. сэньгев «яшел зәңгәр; тут», сэньчикай «күгәл, яшел башлы үрдәк», сэнь «зәңгәрлек, күгәрек» < тат. *зәңгәү, *зәңчикәй, *зәң id. id. id. Рус. цынга, цинга миш. *дзәңгә, *дзәңгәү id. вариантыннан булырга тиеш. Чаг. ш. ук чув. сиңкер, сиңкер-сехмет «эпидемия». К. Зәңгәр.



Предыдущая статья            Следующая статья